+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2021, 15:05

Бакалыда чаңгы бәйрәме

Ул зур кышкы бәйрәм төсен алды.

Ул зур кышкы бәйрәм төсен алды.

Хәзерге чор кешенең сәламәтлегенә һәм физик формасына таләпләрне нык арттырды. Бүген без сәламәтлек , физик форма кешенең матур һәм бәхетле тормышының төп нигезе икәнен яхшы аңлыйбыз. Кеше хәрәкәттән, хезмәттән башка хәлсезләнә. Көндәлек спорт күнегүләре организмның картаюын акрынайта һәм, гомумән, уртача гомер озынлыгын 6-9 елга озынайта, ди белгечләр.

«Русия чаңгы юлы» 1982 елдан бирле ел саен уздырыла һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәм төсен ала. Чара чаңгы спортын яратучыларның киң даирәсенә исәпләнгән.

Бакалы районында үткәрелүче “Русия чаңгы юлы” бәйгесе спортны популярлаштыру, балаларны, үсмерләрне, яшьләрне һәм халыкны спорт, сәламәт яшәү рәвеше дәресләренә җәлеп итү, балаларда,үсмерләрдә һәм яшьләрдә патриотизм тойгысы тәрбияләү, катнашучыларның спорт осталыгын күтәрү максатында уздырыла.

13 февральдә биредәге чаңгы-биатлон комплексында “Русия чаңгы юлы-2021” ярышлары узды. Анда хезмәт коллективлары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, Башкортстан агротехнология көллияте филиалы укучылары һәм студентлары катнашты. Ярышларга яшьне чикләмичә, бары тик табиб рөхсәте яисә катнашучыларны теркәү журналында шәхси имзасы булган очракта гына, үз сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылыкны раслаучы катнашучылар гына кертелде.

Фото: автор.
Читайте нас: