+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2021, 22:20

Чаңгы юлы чакырды

“Русия чаңгы юлы-2021” акциясе кысаларындагы чаңгы ярышлары Октябрьскийда шәһәрнең “Спартак” спорт-савыктыру комплексында узды. Кышкы бәйгедә 700гә якын спортчы катнашты, алар арасында иң яшенә - 4, иң өлкәненә 89 яшь иде.

“Русия чаңгы юлы-2021” акциясе кысаларындагы чаңгы ярышлары Октябрьскийда шәһәрнең “Спартак” спорт-савыктыру комплексында узды. Кышкы бәйгедә 700гә якын спортчы катнашты, алар арасында иң яшенә - 4, иң өлкәненә 89 яшь иде.

Әйткәндәй, моңарчы ук шәһәрнең барлык мәктәпләрендә чаңгы ярышлары үтүен билгеләргә кирәк, шуңа да, тоташ алганда, “Октябрьский чаңгы юлы - 2021” спорт бәйрәмендә стартка барлыгы 5338 кеше чыкты, дип әйтергә мөмкин.
Белүебезчә, әлеге чараның төп максаты булып халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү тора. Бу җәһәттән Октябрьскийда эш югары дәрәҗәдә алып барыла, шуңа да спорт белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Чираттагы чаңгы бәйрәме моны янә бер кат раслады.
Спорт чарасы башланыр алдыннан анда катнашучыларны Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тәбрикләде.
- Без спортның кышкы төрләренә өстенлек бирүче спортчыларга барлык мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз, - диде ул. - Шул ук вакытта, чаңгычы спортчыларга да игътибар зур. Мәсәлән, бу юнәлештә заманча чаңгы трассалары булдырылган, алар чаңгыга беренче тапкыр басучыларны да, спортның бу төре белән даими шөгыльләнүчеләрне дә күздә тота. Барыгызга да уңышлы старт телим! - дип сүзен тәмамлады Алексей Николаевич.
Әйтергә кирәк, шәһәр хакимияте башлыгы стартка үзе дә басты һәм ярышта яхшы гына нәтиҗәгә иреште. Ярышларда чаңгы дистанцияләре бәйгедә катнашучыларның мөмкинлекләрен күздә тотып билгеләнгән иде. Әзерлеге югары булган спортчылар тиңнәре белән ярышты. Тоташ алганда исә, ярышлар чаңгычылар бәйрәме төсендә җанлы шартларда, күңелчә үтте.
Фото: Фәнүр Гыйльманов.
Читайте нас: