-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2021, 15:05

Илешлеләр - җилдән җитезләр

Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышларына илешлеләр актив кушылды.

Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышларына илешлеләр актив кушылды.

Райондашлар үз якташларының спорт казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана, монда үз эшенә бирелгән, чын тренерлар, спорт мастерлары, физкультура укытучылары эшли. Районда спорт һәм туризмны сөючеләр - 150 коллектив, ун меңнән артык кеше исәпләнә. Спортның бик күп төрләрен яратучыларга һәм актив шөгыльләнүчеләргә 45 спорт залы, олылар һәм балалар өчен ябык бассейннар, тренажер залы, өч хоккей мәйданчыгы бар.
«Чаңгы спорты», «Спорт гаиләсе», «Хатын-кызлар спорты», «Милли һәм халык спорт төрләре» фестивальләре кызыклы һәм мавыктыргыч уза.
Мәктәп укучылары Спартакиадасы спортның 10 төре буенча үткәрелә, авыл хакимиятләре, оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында 12 спорт төре буенча бәйгеләр оештырыла.
13 февральдәге “Русия чаңгы юлы-2021” Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышларына илешлеләр актив кушылды, чаңгы узышына багышланган киңкүләм район чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм Илеш районында чаңгы ярышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Ярышларда Илеш районы территориясендә эшчәнлек алып баручы җитештерү предприятиеләре, оешмалар, учреждение коллективлары катнашты.
Әлеге ярышларда коллективлар белән бергә мәктәп укучылары да чаңгыга басты.
Анда катнашып уңышка ирешкән барлык призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фото: Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас: