+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2021, 21:50

Кырмыскалы районында “Сәламәтлек фестивале” зур бәйрәмгә әверелде

“Русия чаңгы юлы-2021” бөтенрусия акциясенә Кырмыскалы районы да актив кушылды.

Кырмыскалы районының барлык авыл биләмәләрендә “Без – сәламәт киләчәк өчен” девизы астында “Сәламәтлек фестивале” үткәреде. Чаңгы һәм тимераякта шуу ярышлары, иптәшләрчә хоккей матчлары, “Күңелле стартлар”, шашка һәм шахмат турнирларында катнашучылар быел аеруча күп булды. Фестивальгә күпләр гаиләләре белән килде.
Иртән иртүк район үзәге буасы янына районыбызның иң оста чаңгычылары җыелды – Кырмыскалы авыл биләмәсе Кубогына чаңгы ярышлары узды.
Әйткәндәй, һәр авыл биләмәсенең спорт программасы үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Сахайда спорт бәйрәме узган елның октябрь аенда сафка кертелгән Ял паркында узды. Шунысы куанычлы, башка еллар белән чагыштырганда, быел катнашучылар гына түгел, көярмәннәр дә шактый күп иде. Спорт һәм балалар мәйданчыклары, хоккей тартмасы, арт-объектлар, сәхнә һәм тамашачылар урыннарын үз эченә алган бу зур парк хәзер күпләрнең яраткан урынына әверелде. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдинов билгеләвенчә, биредә спорт чараларын җәен дә, кышын да үткәрергә мөмкин.
Менә бу көнне дә хоккей тартмасында иң тәүдә мәктәп укучылары тимераякта ярышты, аннары студентлар һәм авыл егетләре командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Спорт мәйданчыгында аеруча күңелле иде: гаилә командалары арасында “Күңелле стартлар” оештырылды. Һәр гаилә үзләре белән актив көярмәннәрне дә ияртеп алып килгән: алар “Алга!”, “Тизрәк!”, “Әфарин!” дигән сүзләрне кычкырып, ярышташларны дәртләндереп торды. Ә менә урындагы мәдәният йорты фойесында тынлык хакимлек итсә дә, биредә тагын да кызурак ярыш бара иде: авыл биләмәсенең иң оста шахматчылары көч сынашты.
“Сәламәтлек фестивале”ндә катнашып, призлы урыннарга лаек булучылар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Иң мөһиме, “Русия чаңгы юлы-2021” акциясе чикләрендә оештырылган спорт бәйрәме һәр авыл биләмәсендә гөрләп үтте һәм анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Шул ук вакытта райондашларыбызның спорт белән дус булуын тагын бер кат исбат итте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: