Бүген Дүртөйле районында "Русия чаңгы юлы" спорт бәйрәме киң колач белән узды. Иң яшь чаңгычыларга 9 яшь булса, иң өлкәнәре сигезенче дистәне ваклаган хезмәт ветераннары иде.
Ярышка җыелучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас сәламләде, спортчыларга уңышлы старт һәм финиш теләде.
9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар - бер төркемдә, 12-16 яшьлекләр икенче төркемдә көч сынашты. Бу ике төркем спортчылары да 3 километр ераклыкка шуды. 16 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар 5 километр ара үтте.
- Көн артык җылы булу сәбәпле, җепшек кар чаңгыга ябышып җәфалады, әлбәттә, тик, гомумән алганда, дистанция авыр бирелмәде, - дип уртаклашты финишка яхшы күрсәткеч белән килеп җиткән 12 яшьлек Тимур Ганиев. - Безнең гаилә - спорт сөючләрдән. Кышын чаңгыда йөрсәк, җәен велосипедта җилдерәбез.
- Мондый спорт чараларында һәрчак теләп катнашабыз, - дип сүзгә кушылды сигезенче дистәсен ваклаучы хезмәт ветераны Марат Рәҗәпов. - Үзем гомерем буе чаңгыда йөрдем. Башта - балаларымны, хәзер оныкларымны үз артымнан иярттем. 11 яшьлек оныгым Инсаф Шәфыйков бүген, барыбызны да сөендереп, финиш сызыгын беренчеләрдән булып кисеп чыкты. 2021 елның Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан ителүен бик хуплап каршы алдык. Спорт чаралары быел, башка елларга караганда, күбрәк оештырылыр дип ышанабыз.
Дүртөйленең "Русия чаңгы юлы" бәйгесендә 200дән артыграк кеше катнашты. Аларның һәркайсына бәйгенең логотипы чигелгән спорт башлыгы һәм ярыштагы саны истәлеккә бүләк ителде.
Фото: Миләүшә Латыйпова.