0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль 2021, 21:45

Йөз яшьне куганда да чаңгыга басты!

Башкортстанның 121 меңнән артык кешесе "Русия чаңгы юлы" XXXIX Бөтенрусия киңкүләм ярышында катнашты.

Башкортстанның 121 меңнән артык кешесе "Русия чаңгы юлы" XXXIX Бөтенрусия киңкүләм ярышында катнашты.

Кичә, XXXIX «Русия чаңгы юлы» Бөтенрусия киңкүләм ярышы актив яшәү рәвешен яратучыларны янә берләштерде һәм бөтен республика буенча төрле яшьтәге кешеләрне җыйды. Республиканың 63 муниципаль берәмлегендә чаңгы стартларына мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр һәм пенсионерлар чыкты.

Алар 3 һәм 5 километр дистанцияне узды. Бәйгеләрдә катнашучыларның яше 1дән 91 яшькә кадәр иде. «Русия чаңгы юлы-2021»дә иң кечкенә катнашучы Күгәрчен районыннан Әминә Сәйфуллина булды, аңа нибары 1 яшь тә 11 ай. Чаңгы ярышларында иң өлкән катнашучы, Мишкә районыннан Сергей Салякинга 91 яшь.

Уфа «Биатлон» комплексы территориясендә чараны ачу тантанасында Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова һәм Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллин катнаштылар.

Руслан Хәбибов ярышларда катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләвен укып ишеттерде. Үзенең сәламләү сүзендә Башкортстан Башлыгы республикада игълан ителгән "Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы"ның нәкъ менә «Русия чаңгы юллары»ннан башлануын билгеләп үтте.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас в