Габдрахман Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәге вәкиле Динар Вәлиев узган ялларда Тольяттида бозда узышу буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулады.
Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.
Халыкара мотоцикл федерациясе карары нигезендә ярышларда Русия флагын һәм гимнын куллануны тыюга бәйле рәвештә, ярышта җиңүче хөрмәтенә Башкортстан гимны яңгыраган. Бу - спорт тарихында дөнья чемпионатларында башкарылган беренче очрак.
Спорт министры шулай ук Башкортстанның 124 меңнән артык кешесе 13 февральдә “Русия чаңгы юлы” XXIX Бөтенрусия киңкүләм ярышларында катнашты, дип хәбәр итте. Ул республиканың барлык 63 муниципалитетында узды. Уфада чаңгы трассаларына 33 мең кеше чыккан, бу узган елга караганда өч тапкыр күбрәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы