+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль 2021, 11:45

Русия Героен көрәшеп искә алдылар

Ял көннәре спорт чараларына бай булды. Кырмыскалы районы “Русия чаңгы юлы-2021” бөтенрусия акциясенә актив кушылып, барлык авыл биләмәләрендә “Сәламәтлек фестиваль”ләре шаулап-гөрләп үтсә, шул ук вакытта район үзәгенең “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында да кызу ярыш барды.

Бу көнне тагын бер зур чара - 2005-06 елгы яүсмерләр арасында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов истәлегенә багышланган көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды. Республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Кырмыскалы районы хакимияте, Башкортстанның Көрәш һәм билбаулы көрәш спорты федерациясенең төбәк җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган чарада республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 157 спортчы катнашты.
Көрәшчеләрне һәм җанатарларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Салават Харрасов, Башкортстан Республикасы Көрәш һәм билбаулы көрәш спорты федерациясенең төбәк җәмәгать оешмасы президенты Вәкил Ильясов һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар сәламләде.
Кызу барган ярышта җиңүчеләр 9 төрле авырлык категориясендә (45тән башлап 100 килограммга кадәр) билгеләнде. Һәр авырлык категориясендә беренче урыннарга Куергазы районыннан Җәмил Искәндәров (тренеры Самат Туйгилдин), Илеш районыннан Илназ Хуҗин (тренеры Илдар Ямалиев), Мәләвез районыннан Илфат Абдулов һәм Динислам Фәйзуллин (тренерлары Илфат Байчурин), Стәрлебаштан Ирәндек Собхангулов һәм Дим Ишембәтов (тренерлары Илдар Моратов), Ишембай районыннан Илнур Вилданов (тренеры Марат Зарипов), Бакалы районыннан Айназ Шәйдуллин (тренеры Илназ Шәйдуллин), Кырмыскалыдан Азамат Абдуллин (тренеры Рәмзит Галиакбәров) ия булдылар.
Барлык призлы урыннарны алучыларга грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм март аенда Казан шәһәрендә узачак Русия беренчелегендә дә уңышлар телибез!
Айгөл Нуриева фотолары.
Читайте нас: