+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2021, 17:20

"Башкортстанда футбол үсеш алачак..."

Русия Спорт министрлыгы, Футбол берлеге, Башкортстан Хөкүмәте һәм республика Футбол федерациясе футболны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

Русия Спорт министрлыгы, Футбол берлеге, Башкортстан Хөкүмәте һәм республика Футбол федерациясе футболны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

Документка Русия спорт министры Олег Матыцин, Русия Футбол берлеге президенты Александр Дюков, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Футбол федерациясе рәисе Ринат Шәйбәков кул куйдылар.

Килешү 2030 елга кадәр Русиядә футбол үсеше гомуммилли стратегиясен һәм «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында имзаланды. Ул Башкортстанда футбол үсешен алга таба да системалаштырырга ярдәм итәчәк, шулай ук республикада даими рәвештә футбол белән шөгыльләнүче өлкәннәр һәм балалар санын арттыру өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Килешүнең максаты - иң киңкүләм спорт төрен республикада яшәүчеләр өчен тагын да популярлаштыру. 2024 ел ахырына Башкортстанда - 1500 урынлык трибуналы футбол манежы һәм стадион төзү, а берничә муниципалитетта биш мини-футбол мәйданчыгы яңарту планлаштырыла, - диде Олег Матыцин. - Республикада футболның биш яңа бүлеген ачу, яңа тренерларны һәм судьяларны укыту планлаштырыла. Без бергәләп резерв әзерләү системасын булдырачакбыз, аның түбәсе тагын бер профессиональ клуб булачак, ул республика мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә үз төбәкләрендә күбрәк уен практикасы алырга мөмкинлек бирәчәк.

- Футболны һич арттырусыз Башкортстанда иң популяр һәм киң таралган спорт дисциплиналарының берсе дип санарга мөмкин. Без алдагы елларда футбол уйнаучылар санын арттыру өчен шартлар тудыру бурычын куябыз. Әлегә безнең республикада бу спорт төре белән 15 меңнән артык бала шөгыльләнә. Без яшь уенчылар саны артсын һәм буыннар элемтәсе барлыкка килсен өчен эшләргә планлаштырабыз. Балалар "Уфа" футбол клубының ничек уйнавын күрсен һәм кая омтылырга икәнен аңласын өчен, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - Безнең спортчыларга ярдәм итү, тренерлар составының квалификациясен күтәрүгә ярдәм мөһим дип саныйм. Мөһим бурыч - спорт инфраструктурасын үстерү. Бу юнәлештә Башкортстан Хөкүмәте конкрет адымнар ясый. Республикада футбол мәйданчыкларын елдан-ел арта бара, ябык футбол манежы төзелә. Уфаның 450 еллыгына 2024 елда универсаль футбол стадионы төзүне планлаштырабыз.

Без кул куйган килешү - Башкортстанда футбол үсешенә яңа этәргеч бирергә, яңа җиңүләргә стимул булырга тиешле мөһим вакыйга.

Русия Футбол берлеге президенты Александр Дюков билгеләп үткәнчә, Башкортстан - бай футбол тарихы һәм традицияләре булган төбәк. Биредә даими рәвештә 65 меңнән артык кеше футбол белән шөгыльләнә, 60 инфраструктура объекты эшли.

Республика Футбол федерациясе рәисе Ринат Шәйбәков сүзләренә караганда, "Уфа" футбол клубының Русия премьер-лигасына чыгуы, клубның соңгы елларда уңышлы чыгыш ясавы, Европа лигасы квалификациясендә катнашуы үсеп килүче яшь буында футболга зур кызыксыну уятты.
Читайте нас: