-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2021, 22:10

Уфага Светлана Хоркина килде

Бу уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге сүзләрне язган.

Бу уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге сүзләрне язган.
Бүген безнең республикага Русия Спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты, ике тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Хоркина килде.
‼️Ул безгә спорт гимнастикасының яңа үзәген төзү этабында ук әлеге спорт төре өчен әһәмияткә ия булган мөһим үзенчәлекләрне күрсәтер өчен килде.
- Безнең өчен балаларыбызның барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган залларда шөгыльләнүе, спорт гимнастикасы буенча Русия җыелма командасына эләгүе бик мөһим. Һәм объектны тапшырганнан соң, махсус җайланмалар ясарга туры килмәве шарт. Бу катлаулы спорт төрендә заллар төзелеше зур әһәмияткә ия.
✅ Безгә җитди кисәтүләр булмады. Безнең төзүчеләр Олимпия чемпионыннан кирәкле тәкъдимнәр, төзәтмәләр һәм теләкләр ишетте, аларны без һичшиксез исәпкә алачакбыз.
✅ Безнең бурыч - биредә зур спортның яңа йолдызчыклары кабынуга бөтен шартлар тудырылсын өчен барысын да эшләү. Алар Русия җыелма командасына эләксә, ил чемпионатларында чыгыш ясасын һәм булачак Олимпия уеннарына әзерләнсен өчен!
✅ Безнең яңа үзәктә иң кечкенә, 4 яшьлек балалар белем алачак. Бездә өч зал - ике гимнастика һәм хореография залы булачак. Спортчыларны урнаштыру өчен кунакханә урыннары каралган.
‼ Без Светлана Васильевнаны объектны ачу тантанасында көтәбез, төзүчеләр аны вакытыннан алда - агымдагы елның 1 ноябренә тапшырырга вәгъдә итте.
Фото: башинформ
Читайте нас: