+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 февраль 2021, 20:39

Безнең проект җиңүчеләр сафында!

«Невозможное возможно» Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе проекты Русия Федерациясе Президенты грантын отты.

«Невозможное возможно» Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе проекты Русия Федерациясе Президенты грантын отты.

Грант акчаларына яңа физкультура һәм спорт җиһазлары сатып алыначак, дип хәбәр итә социаль оешманың матбугат хезмәте.

Хәзер сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле чишмәлеләр физкультура белән күпкә нәтиҗәлерәк шөгыльләнә алачак. Грант акчаларына февраль ахырына кадәр адаптив йөгерү юлы, Бубновскийның күпфункцияле тренажеры, швед стенасы һәм спорт җиһазлары сатып алу планлаштырыла.

Грант кысаларында чишмәлеләр алачак инвентарьның гомум бәясе 460 мең сум тәшкил итә. Бушлай дәресләр балалар белән дә, өлкәннәр белән дә тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә үткәреләчәк.

Президент грантын алу өчен конкурска тәкъдим ителгән проект авторы - Эльза Янабаева. Ул - команда һәм шәхси зачетларда коляскаларда фехтование буенча спорт мастеры, берничә тапкыр Русия кубогы һәм чемпионатлары призеры булган.

Фото: Башинформ
Читайте нас: