Бүген Уфада “Дворовая Лига” балалар хоккей турнирының финал этабы узды.
Салкын бозда кайнар сугышларның инициаторы Уфа шәһәре советы депутаты Павел Васильев булды.
Яшь уенчылар, аларның кайсы бу спорт төрендә иң җитез һәм көчле булуын ачыклау өчен алышты. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. "Дворовая Лига" хоккей матчларының финал турниры традиция буенча "Бердәм Русия"нең "Балалар спорты" проекты ярдәмендә уза.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, Башкортстан хоккеена чын овечкиннар һәм малкиннар үстерер өчен бу спорт төрен чын-чынлап халыкчан итәргә кирәк, һәр торак пунктның һәр районында иң яхшы команда булырга тиеш.
Чараны танылган хоккей комментаторы Азамат Моратов алып барды. Шулай ук сәламләргә һәм фатыйхасын бирергә легендар хоккейчы Александр Семак килде.
Уеннарны оештыручы Павел Васильев сүзләренчә, турнир тугызынчы ел рәттән уза. Быел ярышларда 300ләп бала катнашты.
«8 ел хоккей белән шөгыльләнәм. Балачактан бу спорт төрен яраттым. Уен бик киеренке булды, командалар көчле иде. Мин командамның җиңү яулавына шатмын”, - дип, тәэссоратлары белән уртаклашты Уфа шәһәренең Киров районы "Лидер" җыелма командасы уенчысы Әмир Муллаяров, ул җиңүче буллитның авторы булды.
Өлкән төркемдә җиңүчеләр түбәндәгечә бүленде: Иглиннән “Легион33” командасы дүртенче урынны алды, өченче урында - Уфа шәһәренең 24нче мәктәбе, Киров районының “Аврора” командасы икенче урынга күтәрелде. Чишмә районының “Родник” командасы уенчылары хоккей турнирында җиңү яулады. Өлкән төркемнең иң яхшы уенчысы "Аврора" командасы катнашучысы Семён Копчиков булды.
"Дворовая Лига" кече төркемендә Уфа шәһәренең Киров районы "Лидер" командасы җиңүче булды. Икенче урында - Ленин районы "Затон" командасы. Өченче урында - Чишмә районының “Родник” командасы, дүртенче урында - Бүздәк районының “Легион” командасы. Кече төркемдә Әмир Муллаяров иң яхшы уенчы дип табылды.
Традиция буенча турнирда җиңүчеләргә медальләр һәм кубок тапшырылды.
Фото: башинформ