Бу көнне район үзәгендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексына традицион турнирда катнашырга Архангель, Авыргазы, Гафури, Кырмыскалы районнары һәм Уфа шәһәреннән 40 яшьтән өлкәнрәк волейбол сөючеләр җыелды.
Ярышта катнашучыларны һәм кунакларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Альфир Фәрхәт улы районда спорт үсешенә зур өлеш кертеп, барлык спорт чараларын оештыруда ярдәм иткән район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәвис Әбүзәр улы Хаҗиевка, "Уралхимсервиз" җәмгыяте директоры Руслан Таһир улы Кучаевка, “Дэлекса” җәмгыяте директоры Дмитрий Юрьевич Колязовка, райондашыбыз – Ишембай шәһәре суды рәисе Тимерҗан Җиһанур улы Дәүләтшинга һәм башкаларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.
Спорт чарасы зур бәйрәмгә әверелде. Ярышлар башланыр алдыннан кунакларга Ватанны саклаучылар көне уңаеннан музыкаль күчтәнәчләр дә әзерләнгән иде. Сәвәләй мәдәният йорты җиәкчесе Айдар Мөхәммәтгәрәев башкаруындагы “Шәйморатов генерал” җыры ярышташларның кәефен күтәреп, җитди уенга көч-дәрт бирде. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең музыка укытучысы Роберт Фәйзуллин да җырлары белән ветераннарны яшьлегенә алып кайтты.
Турнир ветераннар арасында оештырылуга карамастан, уеннар яшьләрчә кызулык белән барды. Мәйданчыктагы хис-кичерешләргә һәм дәртле уенга яшьләр сокланып та, бераз көнләшеп тә карап торды.
Ничек кенә булмасын, ярыш ярыш булы кала. Кызыклы һәм шул ук вакытта киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча Кырмыскалы районы командасы турнирның җиңүчесе булды. Икенче урында – Авыргазы районы, ә өченче урынны Уфа шәһәренең “Галадент” командасы яулады.
Җиңүчеләргә “Шайморатов кубогы” трофее һәм даими саклануга кубок тапшырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Әбүталипов җитәкчелегендәге мөселманнар җәмәгатьчелеге дә физкультура хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтте. Кырмыскалы районыннан Магафур Шәрипов, Умар Османов, Гафури районыннан Раил Юмагулов махсус бүләкләргә ия булды.
Кыскасы, бу көнне беркем дә бүләксез калмады! Турнирда катнашучыларның барысы да истәлекле медальләр һәм турнирны оештыручылардан бүләкләр алды.