Биредә атаклы спортчы Нурия Нуретдинова истәлегенә ярышлар үтте.
Халыкар а спорт мастеры, Европа, СССР, РСФСР чемпионы, егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубоклары иясе Нурия Нуретдинова Илеш районының Исәнбай авылында туып-үскән. Арабыздан вакытсыз киткән атаклы спортчының истәлеген мәңгеләштерү буенча илешлеләр күпкырлы эш алып бара.
Мәсәлән, шушы көннәрдә аның истәлегенә полиатлон буенча мәктәп укучылары арасында ярышлар үтте. Аны район хакимиятенең Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, район мәгариф идарәсе, ДОСААФның урындагы бүлеге оештырды. Гомумән, райондашлар якташларының спорт казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана, монда чын, үз эшләренә бирелгән тренерлар, спорт мастерлары, физкультура укытучылары эшли.
Полиатлон буенча бәйгенең старты алдыннан балалар алдында, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен, спортның физик һәм рухи ныклык нигезе булуын ассызыклап, район хакимиятенең Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев чыгыш ясады.
Ярышта катнашучылар 3 төркемгә бүленеп көч сынашты. Киеренке ярыш йомгаклары буенча беренче төркемдә Түбән Яркәй лицее укучысы Вилсур Фазыйлов һәм 1нче гимназия укучысы Зөһрә Вәлиуллина; икенче төркемдә 1нче гимназия укучылары Ренат Хәертдинов һәм Амалия Гафурова; өченче төркемдә 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Фәнзил Яһүдин һәм Түбән Яркәй балалар бакчасының спорт буенча инструкторы Чулпан Исламова җиңүчеләр дип табылды.
Автор фотосы.