+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 март 2021, 06:45

Спорт белән дус балалар тормышта да сынатмый!

Илеш районында күп тапкырлар чемпион исемен яулаган данлыклы якташыбыз Нурия Нуретдинова истәлегенә ярышлар үтте.

Илеш районында күп тапкырлар чемпион исемен яулаган данлыклы якташыбыз Нурия Нуретдинова истәлегенә ярышлар үтте.

Халыкара спорт мастеры, Европа, СССР, РСФСР чемпионы, егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубоклары иясе Нурия Нуретдинова Илеш районының Исәнбай авылында туып-үскән. Вакытсыз арабыздан киткән атаклы спортчының истәлеген мәңгеләштерү буенча илешлеләр күпкырлы эш алып бара. Мәсәлән, шушы көннәрдә аның истәлегенә полиатлон буенча мәктәп укучылары арасында ярышлар үтте. Аны район хакимиятенең Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, район мәгариф идарәсе, ДОСААФның урындагы бүлеге оештырды.


Гомумән, райондашлар якташларының спорт казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана, монда чын, үз эшләренә бирелгән тренерлар, спорт мастерлары, физкультура укытучылары эшли.
Полиатлон буенча бәйгенең старты алдыннан балалар алдында сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен, спортның физик һәм рухи ныклык нигезе булуын ассызыклап, район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев чыгыш ясады.
– Районда спорт һәм туризмны сөюче ун меңнән артык кеше исәпләнә. Спортның бик күп төрләрен яратучыларга һәм актив шөгыль­ләнүчеләргә 45 спорт залы, өлкәннәр һәм балалар өчен ябык бассейннар, тренажер залы, өч хоккей мәйданчыгы бар. “Чаңгы спорты”, “Спорт гаиләсе”, “Хатын-кызлар спорты”, “Милли һәм халык спорт төрләре” фестивальләре кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Мәктәп укучылары Спартакиадасы спортның 10 төре буенча үткәрелә, авыл хакимиятләре, оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында 12 спорт төре буенча бәйгеләр оештырыла. Спорт инвентарьлары даими яңартылып тора. Узган елда, әйтик, гомумдәүләт проекты кысаларында өч миллион сумлык заманча җиһазлар кайтарылды, – диде комитет рәисе.
– Балалар катнашлыгындагы мондый бәйгеләрнең, аерым спорт дисциплиналарын популярлаштыру, физик чыныктыру белән беррәттән, тәрбияви әһәмияте дә бик зур, – диде “Хәрби туганлык” җәмгыятенең Илеш районы бүлеге рәисе Фларис Нурлыгаянов.
– Сеңлем Нурия район спартакиадасында чаңгыда узышып, тәүге җиңүгә ирешкән иде. Урта мәктәптән соң ул Стәрлетамак физкультура техникумын, Чиләбе физкультура институтын тәмамлады. “Спорт – минем бөтен булмышым, хис-тойгыларым, яшәешем”, – ди иде ул. Төрле дәрәҗә бәйгеләрдә, даими күнекмәләрдә чыныкканга күрә, барлык ярышларда да тик беренче урыннарга лаек булды. Сезнең дә аның үрнәгенә иярүегезне, гомумән, Нурия кебек максатка ирешүчән булуыгызны телим! – дип сөйләде спорт йолдызының абыйсы Фәдис Нуретдинов.
Ярышта катнашучылар 3 төркемгә бүленеп көч сынашты. Киеренке ярыш йомгаклары буенча беренче төркемдә Түбән Яркәй лицее укучысы Вилсур Фазыйлов һәм 1нче гимназия укучысы Зөһрә Вәлиуллина; икенче төркемдә 1нче гимназия укучылары Ренат Хәертдинов һәм Амалия Гафурова; өченче төркемдә 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Фәнзил Яһүдин һәм Түбән Яркәй балалар бакчасының спорт буенча инструкторы Чулпан Исламова җиңүче дип табылдылар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.
Читайте нас