+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
15 март 2021, 07:15

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура комплексы 90 еллык юбилеен билгеләде

11 мартта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура комплексы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә 24 мартта Русия Президенты Владимир Путин аны тергезүгә 7 ел тула. Бөтен ил буенча Спорт министрлыгы ярдәме белән истәлекле даталарга багышланган чаралар старт алды.

11 мартта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура комплексы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә 24 мартта Русия Президенты Владимир Путин аны тергезүгә 7 ел тула. Бөтен ил буенча Спорт министрлыгы ярдәме белән истәлекле даталарга багышланган чаралар старт алды.

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә караганда, Советлар Союзының 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр һәр өченче кешесе комплекста катнашкан, ә ГТО значогына ил халкының яртысы ия булган. Хәзер 4,4 миллион кеше бу билгеләрне алган.

- Күп еллар дәвамында ГТО комплексы илебез гражданнарына физик тәрбия бирүнең нигезе булып тора. Соңгы 7 елда аңа 14,5 миллион кеше кушылган. Аларның өчтән бере сынауларны уңышлы үтәде һәм значоклар алды. "Демография " гомумдәүләт проекты кысаларында соңгы ике елда гына да без Русия паркларында һәм скверларында 1128 мәйданчык төзедек. Без алга таба да ГТО комплексын үстерергә, аңа ярыш элементларын һәм кызыксындыру программаларын кертергә планлаштырабыз. 2024 елга 650дән артык шундый мәйданчык төзү планлаштырыла. Һәм бу чаралар хисабына сәламәт яшәү рәвешенә 60 миллионнан да ким булмаган русиялене җәлеп итәргә исәплибез, - дип билгеләп үтте ул.

Русия спорт министры Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Русиядә ГТОны тестлау буенча 2,6 мең үзәк эшли.

- Илнең һәр төбәгендә ГТО тестлау үзәкләре булдырылган, анда һәр кешенең комплекс нормативларын үтәү мөмкинлеге бар. Уннарча мең белгеч һәм инструктор паркларда һәм скверларда бушлай тренировкалар, предприятиеләрдә зарядкалар үткәрә, ГТО тестлары үзәкләрендә эшли. Ә 11 марттан 24 мартка кадәр, ГТО көннәрендә, барлык теләүчеләр үз көчләрен нормативларны үтәүдә сынап кына калмыйча, аеруча кыенлыклар тудыраган күнегүләргә әзерлек буенча белгечләрнең киңәшләрен дә ала алалар, – дип хәбәр итте министр.

Русиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе кысаларында 2030 елга физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын 70 процентка кадәр арттыру планлаштырыла.

Фото: Башинформ
Читайте нас