+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 март 2021, 08:05

Безнекеләргә тиңнәр юк!

10-12 мартта Пензаның «Сура» бассейнында йөзү буенча Русия Кубогының I этабы узды.

10-12 мартта Пензаның «Сура» бассейнында йөзү буенча Русия Кубогының I этабы узды.

Русия кубогы финалына сайлап алу этабы булып торган төбәкара ярышларда өлкә спорт җыелма командалары составында спортчылар катнашты. Ярышларда 18 төбәктән барлыгы 343 спортчы катнашкан.

Башкортстан командасы ярышларда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән, иң күп медаль алган – 14. Башкортстан йөзүчеләре, Марий Эл һәм Татарстан командаларын узып, 6 алтын, 7 көмеш һәм 1 бронза медаль яулаган.

Полина Егорова (ике тапкыр), Тимофей Лиманов, Егор Горский, Яна Терегулова алтын медальләр яулаганнар. Шулай ук, ир-егетләр арасында 4х100 метрга ирекле стиль белән эстафетада безнең спорчыларга тиңнәр булмаган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас