Баймакның «Богатырь» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган ярышлар узды.
Бу ярышта Баймакның "Теплосеть", "Водоканал", "Торак фонды белән идарә итүче компания" һәм "Баймак коммуналь хуҗалыгы" предприятиеләре хезмәткәрләре көч сынашты.
Ярышлар эстафета рәвешендә узды. Һәр командада 3әр катнашучы - 2 ир-егет һәм хатын-кыз бар иде. Ир-егетләргә - 50, хатын-кызларга 25 метр дистанцияне үтәргә кирәк булды. Бу чараны оештыручылар билгеләп үтүенчә, ярыш югары дәрәҗәдә узган һәм катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Эстафета нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Торак фонды белән идарә итүче компания" предприятиесе алды, икенче урынны - "Теплосеть", өченчене "Водоканал" җәмгыяте командалары яулады.
Фото: "Баймакский Вестник" гәзите сайтыннан.