Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост урнаштырган.
“Пермьдә X Бөтенрусия кышкы авыл спорты уеннарында Башкортстан командасы беренче урынны алды. Без өч төрле бәйгедә, чаңгы узышларында, полиатлон, шахмат, урыс шашкаларында һәм спорт гаиләләре ярышларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттек.
Ярышларда 700 спортчы катнашты, аларны Русиянең төрле төбәкләреннән 44 команда тәкъдим итте. Алар — авыл, урман, балык хуҗалыклары, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре, фермерлар, социаль хезмәткәрләр. Катнашучылар өчен төп шарт — алар авыл җирендә даими яшәргә тиеш.
Башкортстан Республикасыннан Пермьгә Бөрҗән, Уфа, Чишмә, Әлшәй районарыннан 17 спортчы һәм 2 тренер барган иде. Делегация җитәкчесе — Балуев Сергей Иванович, Чишмә районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Котлыйм, горурланам һәм, мөгаен, бу җиңү нәтиҗәсендә киләсе уеннарның Башкортстанда узуы да ихтимал.
Көтәбез”.
Фото: vk.com/wall413272232_597396