«Урал» волейбол клубы үз мәйданында Новосибирскиның «Локомотив» командасына оттырды һәм Русия чемпионатының плей-оффыннан төшеп калды.
Бу уен киеренке көрәштә узды. Беренчедә партияне көндәшебез 21:25 исәбе белән җиңсә, икенчесендә безнең волейболчылар көчлерәк булып чыкты: 28:26. Өченчесендә дә «Урал» өстенлек алды (32:30).
Кызганычка каршы, алдагы ике партиядә җиңүне көндәшебез отты һәм гомум исәптә алар җиңүче булып чыкты.
Уфалыларның иң нәтиҗәле уенчысы дип легионерыбыз Гордон Перрин танылды, ул 18 очко җыйды.
Мәгълүм булуынча, узган елда Русия чемпионатын нәкъ "Локомотив" командасы җиңде. Бу елга да аларның максаты үзгәрмәгән. Белгечләр сүзләренә караганда, "Урал" командасы Русия чемпионы белән тигез уен күрсәтте. Шуны да билгеләргә кирәк, узган елда волейболчыларыбыз 12нче урын алган иде, быел командабыз сезонны 6нчы урында тәмамлады. Димәк, алга таба барабыз.
Шулай итеп, "Урал" өчен бу сезон тәмамланды.
Фото: Башинформ.