«Салават Юлаев»ның төп составы уенчылары һәм тренерлары Башкортстан шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыга.
«Минем туган командам» проекты кысаларында «Салават Юлаев» уенчылары җанатарлар белән очрашачак, кечкенә хоккейчылар өчен осталык дәресләре бирәчәкләр, автографлар таратачаклар һәм зур хоккей атмосферасын бүләк итәчәкләр!
Спортчылар 31 мартта - Стәрлетамакта ("Стәрлетамак-Арена"), 2 апрельдә - Уфада ("Уфа-Арена"), 6 апрельдә - Туймазыда ("Туймазы-Арена"), 8 апрельдә Ишембайда ("Ишимбай-Арена") булачак.
Команда белән бергә Салават һәм Юлай талисманнары, «Green Heart» һәм «Ice Girls» җанатарлар төркемнәре сәфәргә чыгачак. Турыдан-туры ареналарда сез конкурсларда катнаша, уенчылар белән фотога төшә һәм "Салават Юлаев" сувенир продукциясен сатып алаласыз.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.