Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә Башкортстан биатлончыларын тәбрикли.
"Берничә сәгать элек кенә Ханты-Мансийскида безнең биатлончылар Русия чемпионатында 4х7,5 километрга эстафетада алтын медаль алды. Александр Бабчин, Антон Бабиков, Алексей Петров, Эдуард Латыйпов һәм барлык тренерлар составы көчле һәм матур!
Бу җиңү башкорт биатлончылары өчен 10 ел эчендә - беренчесе, соңгы тапкыр Русия чемпионатында 2013 елда эстафеталарда алтын алдык.
Безнең спортчыларыбыз Ханты-Мансийскида узган Русия чемпионатында барлыгы 4 медаль яулады. Масс-стартта Антон Бабиков икенче булды. Эдуард Латыйпов ир-егетләр арасында 12,5 километрга узышта - алтын һәм 10 километрга спринтер ярышында бронза медаль алды һәм бүген эстафетада алтын медаль яулады.
Ярышларда Башкортстан Республикасын 11 спортчы – тренер Виктор Анатольевич Никитин тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Барыгызны да котлыйм!" - дип яза Республика Башлыгы.