Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов белән очрашты. Яклар төбәктә физкультура һәм спорт үсеше турында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова, Дәүләт думасы депутаты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Бувайсар Сайтиев, Русия Спорт министрлыгының Киңкүләм спорт һәм физкультура департаменты директоры Максим Уразов, республика яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Русия Бокс федерациясе генеральный секретаре Кирилл Щекутьев, Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева һәм “ЯРПОЛК” спорт-патриотик клубы җитәкчесе Илья Щадриков катнашты.
- Безнең республика үзенең спорт казанышлары белән горурлана. Башкортстанда хоккей, футбол, баскетбол, волейбол - 120дән артык спорт төре үсеш алган, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Бездә спорт объектлары җитәрлек, һәм без аларны төзүне дәвам итәбез. Уфада Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгенә бәя биргәнегезне беләм. 2024 елга кадәр без муниципалитетларда 16 бассейн төзиячәкбез. Ишембай һәм Октябрьскийда боз сарайлары төзибез. Шулай ук Уфада Көрәш сарае проектын әзерләдек, җәй көне мәйданчыкка чыгабыз, эш башлыйбыз. Гимнастика үзәген төзибез. Республикада “Авыл тренеры” төбәк программасы эшли, ул яшь белгечләрне муниципалитетларга җәлеп итәргә булыша. Ә “Спорт көрәше – мәктәпкә” проекты инде 62 уку йортын колачлады, 2024 елга алар 200 булачак. Спорт безгә кирәк.
Рима Баталова: “Планда – “Авыл тренеры” программасын федераль дәрәҗәгә чыгару”, - дип хәбәр итте. Проектның нигезен Башкортстан тәҗрибәсе тәшкил итәчәк.
Одес Байсолтанов билгеләп үткәнчә, республикага эш сәфәре барышында карап булган спорт объектлары аңа яхшы тәэсир иткән.
- Яшьләр спортка барырга теләми, диләр. Димәк, мотивацияне федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә төбәкләрдә дә эшләргә кирәк. Сезнең шундый көчле инфраструктура булдыруыгызга, яшьләргә үзегезне спортта күрсәтү мөмкинлеге бирүегезгә мин бик шат, - диде Одес Байсолтанов. - Бу юнәлештә мин Рима Баталова фонды тарафыннан гамәлгә куелган “Милләт яшьләре” премиясен мөһим адым дип саныйм. Иртәгә без аны Уфага бирербез. Башкортстанда профессиональ һәм киңкүләм спорт төрләрен сыйфатлы үстерү һәм популярлаштыру өчен барлык шартлар да бар. Министрлык, үз чиратында, бу эшкә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәк.
Фото: glavarb.ru