+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 апрель 2021, 18:55

Башкортстан - спорт сөючеләр төбәге

Радий Хәбиров Виктор Майгуров белән очрашты.

Радий Хәбиров Виктор Майгуров белән очрашты.
9 апрель көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Биатлон федерациясе президенты, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Русиянең атказанган спорт мастеры Виктор Майгуров белән очрашты. Яклар республика биатлончыларының уңышлары һәм республикада спортны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
- Башкортстан - спорт төбәге. Һәм биатлон бездә беренче урыннарда тора, - диде Радий Хәбиров. - Спортчылар сөендерә: узган якшәмбедә, 4 апрельдә, безнең егетләр Александр Бабчин, Антон Бабиков, Алексей Петров һәм Эдуард Латыйпов Русия чемпионатында ир-атлар эстафетасында беренче урын яуладылар. Башкорт биатлонының бай тарихы һәм зур киләчәге бар. Без Федерация белән хезмәттәшлеккә юнәлдек һәм үзебездә теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзербез.
Виктор Майгуров Башкортстан Башлыгына төбәктә биатлон үсешенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
- Мин республиканың спортка һәм, аерым алганда, биатлонга ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләвен күрәм, - диде Федерация җитәкчесе һәм биредәге кайбер проблемаларны хәл итәргә ярдәмләшәчәген белдерде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас