- Искиткеч кеше, СССРның атказанган тренеры Владимир Алексеевич Борман истәлегенә ярыш тәмамланды. Ышанам ки, барлык катнашучылар да Уфадан безнең бу ярышларны оештыруыбыздан, тулаем Башкортстаннан яхшы тәэсирләр алып китәрләр. Безгә кунакка Русиянең 60 тан артык төбәгеннән 500ләп кеше килде, - диде Радий Хәбиров. - Тренерларыбызга аерым рәхмәт. Бик яхшы яшьләрне тәрбияләвегез, чын ир-егет һәм яхшы кеше нинди булырга тиешлегенә менә дигән үрнәк бирүегез өчен рәхмәт. Без саубуллашмыйбыз. Августта ук Уфа юниорлар арасында дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Бу кызыклы ярышлар булачак, без аларга гадәттәгечә яхшы әзерләнәчәкбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яңа очрашуларга кадәр!
Башкортстан Башлыгы атаклы ветераннарга, тренерларга һәм спорт көрәше буенча хөкемдарларга дәүләт бүләкләре тапшырды: “Башкортстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә Кәрим Гобәйдуллин лаек булды, Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын Дамир Әхмәтҗанов һәм Вил Галимҗанов алдылар.