Башкортстанның Урал аръягы башкаласында бишенче юбилей ярыммарафоны узды. Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елында Сибай йөгерергә яратучыларны һәм бөтен Русиядән профессионал-спортчыларны инде бишенче тапкыр кабул итә.
Елдан-ел популярлаша баручы әлеге уңышлы проект танылган спортчылар, сәясәтчеләр, артистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан хуплана.
21, 10 һәм 2 километр дистанцияләргә узышта 1100гә якын кеше катнашты. Алар арасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Денис Назаров, актерлар Дмитрий Дюжев, Виктория Тарасова, Александр Носик, Алексей Огурцов, Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин, тележурналист Азат Сәетов, музыкант Заһир Зәйнетдинов һәм башкалар бар иде.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар, җанатарлар һәм шәһәр халкы өчен көн дәвамында Сибайның үзәк мәйданында узган бай концерт программасы да әзерләнгән иде.