26 апрельдә Уфада Русия Сугыш сәнгате берлеге һәм Русия Журналистлар берлегенең «Сүз көче» дигән уртак программасы старт алды.
«Сүз көче» программасы төрле хәл-шартларда үз-үзеңне саклау алымнарының теоретик һәм гамәли белемнәрен, күнекмәләрен, шулай ук максатлы аудиторияне арттыру өчен укыту материаллары булдыруны үз эченә ала.
Семинарда гамәлдәге журналистлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук алар белән хезмәттәшлек итүче профильле һәм профиль булмаган югары уку йортлары студентлары катнашты.
Катнашучыларны "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков сәламләде.
- Бу семинар Русиянең берничә төбәгендә уза. Семинарның бурычы - безнең журналистларны яклау. Соңгы вакытта журналистларга һөҗүм итү очраклары еш булды. Бүген белгечләр аларны үз-үзеңне саклау алымнарына өйрәтәчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калам, - диде ул.
Семинарның теоретик һәм гамәли өлешен Русия Каратэ федерациясенең Орел бүлекчәсе җитәкчесе Юрий Семенихин үткәрде. Ул журналистларга каратэның төрле алымнарын күрсәтте.
Фото: Ример Насретдинов.