+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 апрель 2021, 07:08

Дүртөйлегә спорт бәйрәменә килегез!

Тиздән барыбыз да көтеп алган май бәйрәмнәре башлана. Аларны күңелле һәм файдалы үткәрү буенча һәр районда планнар төзелгән дә инде. Дүртөйледә, мисал өчен, зур спорт бәйрәме узачак.

Тиздән барыбыз да көтеп алган май бәйрәмнәре башлана. Аларны күңелле һәм файдалы үткәрү буенча һәр районда планнар төзелгән дә инде. Дүртөйледә, мисал өчен, зур спорт бәйрәме узачак.

Беренче май көнне Дүртөйле шәһәрендә "Юлдаш" район гәзите призына җиңел атлетика ярышлары оештырылачак. Бу эстафета быел 69 мәртәбә үткәрелә.
Бәйгедә катнашырга мәктәп укучылары да, өлкәнрәк яшьтәге йөгерешчеләр дә чакырыла. Җиңүчеләрне махсус дипломнар, истәлекле бүләкләр көтә.

Старт иртәнге сәгать 11дә биреләчәк ә аңа кадәр эстафетада катнашырга теләүчеләр Дүртөйле район мәдәният сараенда теркәлү үтәргә тиеш.

Спорт бәйрәме елдагыча барыбызга да яхшы кәеф, якты тәэссоратлар бүләк итәр. Ярышларда көтеп калабыз сезне, дуслар!

Тулырак мәгълүматны Дүртөйле район хакимиятеннән 8-34787-2-19-79 телефоны буенча алып була.

Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас