Бүген республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккужинаны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде.
Русиянең атказанган тренеры, Русия Шашкалар федерациясенең төбәк бүлеге рәисе Юрий Черток Башкортстанның Мактау грамотасына лаек булды.
- Безнең танылган якташыбыз Тамара Тансыккужина 3 майда Варшавада, Русия Федерациясе флагын төшерүгә бәйле психологик басым булуга карамастан, планетаның иң яхшы шашкачысы титулын яклады, - диде Радий Хәбиров. – Хәзер аның активында җиде чемпион титулы бар инде. Безнең илдә мондый казанышлар беркемдә дә юк. Без сезне бу искиткеч җиңү белән котлыйбыз!
- Бу елларда республика шашкачыларга, безнең клубка ярдәм итте. Бу үсәргә, Ватаныбыз хакына яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Тамара Тансыккужина.
Чемпионканың тренеры Юрий Черток Башкортстан хаклы рәвештә иң эре шашка үзәге булып тора, дип ассызыклады. Биредә гамәлдәге алты дөнья чемпионының бишесе яши. Мондый нәтиҗәләр бер генә илдә дә, хәтта СССРда да юк иде.
Шуңа бәйле рәвештә Юрий Черток ел саен Башкортстан кубогына шашка буенча халыкара турнир үткәрергә, республика шашка мәктәбен ачарга ярдәм сорады.
Радий Хәбиров ике атна дәвамында бу башлангычларны эшләп бетерергә һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы