Июльдә Баймакта «Труд» стадионын ремонтлаячаклар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 15 майда Баймак районына эш сәфәре барышында эшләрнең барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, «Труд» стадионын төзү 2013 елда башланган иде, әмма аны җитешсезлекләре аркасында кулланышка кертмәделәр. Үз вакытында 80 млн сум акча кертелгән объект акрынлап җимерелеп, вандалларның һөҗүменә дучар ителгән. Радий Хәбиров беренче тапкыр 2019 елның июнендә Баймак районына эш сәфәре вакытында төзелеп бетмәгән йортларны карады, ә 2020 елның көзендә чираттагы сәфәре барышында аны "кеше юньсезлеге үрнәге" дип атады.
Узган елның ноябреннән объектта эшләр яңартылды: түбәсен эшләделәр, диварларны, түшәмнәрне яңарттылар, һәм бүлмәләрдә эчке бизәкләү эшләрен башкардылар, җылыту системасын монтажладылар. Электр яктырту системасын модернизацияләүгә, трибуналарны ремонтлауга керештеләр.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы «Труд» стадионының яңа футбол кыры өчен спорт-технология җиһазлары комплекты сатып алды. Аны монтажлау мәсьәләсе хәл ителә.
***
Башкортстан Башлыгы «Богатырь» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Урал аръягы иҗтимагый инициативалар берлеге» Кубогына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелегендә катнашучыларны сәламләде. Турнирда 2003-11 елларда туган Баймак районы укучылары ярыша.
– Без республикада спортны үстерүгә күп вакыт бүләбез, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең арада спорт көрәше буенча Башкортстанның һәм Русиянең булачак чемпионнарын күрәсе килә. Барыгызга да уңышлар телим! Ә спортчыларга-җиңүләр!
Фото: главарб.ру