15 майда Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров «Башкортстан» Үзәк шашка клубында булды, анда спортчылар һәм тренерлар белән очрашты.
"Башкортстан" Үзәк шашка клубы" президенты Юрий Черток һәм яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов Андрей Назаровка шашкачылар тренировка үткәрә торган залны күрсәттеләр. Халыкара гроссмейстер, шашка буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Айнур Шәйбаков Премьер-министрны күнегүләр процессы белән таныштырды.
Очрашу Башкортстанда шашка спортын алга таба үстерүгә кагылышлы сораулар буенча фикер алышу белән дәвам итте. Аерым алганда, Уфада «Башкортстан» Үзәк шашка клубы урнашкан Достоевский урамында бинаны арендалау проблемасы да яңгырады. Сөйләшүләр барышында бинаны озак вакытка арендага бирү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, муниципалитетларда шашка белән шөгыльләнү өчен секцияләр оештыру турында карар кабул ителде. Андрей Назаров фикеренчә, бу республикада шашка спортын популярлаштыру гына түгел, киләчәктә зур спорт ярышларында республика данын яклый алырлык талантлы спортчыларны да ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Шашкалар мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен иң кулай спорт төре булып тора, бу, һичшиксез, аларның ялын оештыруда һәм интеллектуаль үсешендә уңай чагылыш табачак.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указ әзерләргә кушты, ул шактый күп мәсьәләләрне үз эченә ала, шул исәптән республикада шашка спортын үстерүне дә, ‒ диде Андрей Назаров. ‒ Без ел саен Башкортстанда халыкара шашка турниры үткәрергә планлаштырабыз. Ул быел октябрьдә узачак.
Очрашу ахырында республика Премьер-министры, шулай ук, Башкортстан шашка федерациясенә ярдәм итү турында карар кабул ителүен хәбәр итте.
- Безнең шашкачылар Башкортстанда шашка мәктәбенең бөтен дөнья өчен тренд бирүче коллектив икәнлеген күрсәтте. Спортчыларның ничек үсеш алуын, аларның нинди шартларда үсүен карау мөһим иде. Күргәннәрдән без канәгать калдык. Спортның бу төрендә потенциал зур булуын күрәбез, шуңа күрә алда без хәл итәргә тиешле бурычлар күп, - диде Андрей Назаров.
Фото: правительстворб.ру