Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бадминтон буенча Башкортстан мәктәбе укучылары Родион Алимов, Алинә Дәүләтова һәм аларның тренеры Эдгар Щербийны Киевта узган бадминтон буенча Европа чемпионатында җиңүләре белән котлады.
– Бу дисциплинада Русия спорты өчен беренче җиңү, шул ук вакытта Англиядән - бадминтонны оештыручы илдән килгән парларны җиңү аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан бадминтон мәктәбе укучылары Родион Алимов һәм Алинә Дәүләтова финал матчында инглизләр Лорен Смит һәм Маркус Эллис белән очрашты. Русия дуэты британиялеләрне 11:21, 21:16, 21:15 исәбе белән отты.
- Нәкъ менә безнең республика вәкилләренең Олимпия дисциплиналарында дөнья спорт аренасында уңышлы чыгыш ясавы яхшы. Аларның осталыгы һәм җиңүгә омтылышы аркасында Русия янә дөнья спорты пьедесталының югары баскычын били, - диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров Родион Алимов һәм Алинә Дәүләтовага - Рәхмәт хатлары, ә аларның тренеры Эдгар Щербийга Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук өч кешегә 250 мең сумлык сертификатлар һәм сәгать тапшырылды.
Хәзерге вакытта Башкортстан спортчылары бадминтон буенча Русия җыелма командасы составында 2021 елга Олимпия составына эләгү өчен әзерлек алып бара.