+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
19 Май 2021, 11:50

“Ялкын”да яшьлек кайнарлыгы бар!

Кичәге комсомоллар өлкән яшьтә дә иҗтимагый тормышта кайнап яши.

Спорт сәламәтлекне генә ныгытып калмый, аның башка файдалы яклары да күп. Спорт белән шөгыльләнү борчылу һәм авыр уйлардан арынырга да, кәефне күтәрергә дә булышлык итә. Кырмыскалы районы үзәгендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы аэробика түгәрәгенә йөрүче “көмеш яшьтәге” хатын-кызлар моны яхшы белә.

“Спорт” белән “сәламәтлек” төшенчәләре һәрчак янәшә атлый. Әмма күпләр спорт белән шөгыльләнүне бик авыр бер нәрсә буларак кабул итә. Андыйларга үз күңелләренә хуш килгән спорт төрен генә табарга ки­рәк. 2014 елда барлыкка килгән “Ялкын” клубы әгъзалары, ә алар 20ләп кеше, аэробиканы сайлаган. Атнасына өч тапкыр физкультура-спорт комплексы залына җыелып, ике дистәгә якын кеше күңелле музыка астында күнекмә үткәрә.
Ни өчен аэробиканы сайлаулары турында сорагач: “Өлкән яшьтәгеләргә ул бик килешә: йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларын ныгыта һәм савыктыра, организмны кислород белән баета, артык май запасларын яндыра, мускулларны һәм буыннарны ныгыта”, — дип тезеп китте апалар.
Беренче ике елда алар тренер Роза Юнысова җи­тәкчелегендә шөгыль­ләнгән. Ул декрет ялына киткәч, аптырап калмаганнар, дәвам итәргә ниятлә-гәннәр. Үзләре дә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган, Ин­тернет та ярдәмгә килгән – үзләренең яшенә туры килгән күнекмәләрне шуннан сайлап алганнар.
Вакытында төрле өлкәләрдә эшләп, хаклы ялга чыккан район үзәгенең актив хатын-кызлары, төрле милләттән булсалар да, инде туганлашып, дуслашып беткәннәр, бер гаилә диярсең. Әйткәндәй, алар үзләре дә нәкъ шулай ди. Бергә җыелышкан вакытларында алар бит спорт белән шөгыльләнүдән тыш, аралашалар, киңәшләшәләр, кайгы-шатлыкларын да уртаклашалар.
Җиде елга якын “Ялкын” клубына аның иң яшь әгъзаларының берсе – барлык гомерен тәрбияче һө­нә­ренә багышлап, хаклы ялга чыккан Татьяна Ибракова җитәкчелек итә. Ә иң өлкәне Фәрзүнә Җиһаншинага 74 яшь. Район Мәдәният сарае сәхнәсендә узган бер чарада бу апаның җитез генә шпагатка утыруын һәм башында басып торуын күреп, соклануым әле булса хәтеремдә. Фәрзүнә Арслан кызы әйтүенчә, ул мәктәптә укыганда да спорт белән дус булган, ә инде хаклы ялга чыккач, үзенең сәламәтеген ныклап кайгырта башлаган.
Рида Әхмәдуллина да район халкына яхшы таныш, барлык гомерен ул дәүләт статистикасы өлкәсенә багышлады. Клуб әгъзасы булып китүенә киленнәре сәбәпче булган. “Алар фитнеска йөргәч, минем дә шундый теләк барлыкка килде. Таныш-белешләр аша ишетеп килдем”, — ди Рида Зәүҗәт кызы.
Гөлзимә Нәдршинаның гомум хезмәт стажы — 44 ел, шуның 36 елын ул район мәгариф бүлегендә эшләгән.
Асия Кәримова 30 елга якын район хакимиятендә гомум бүлеккә мөдирлек итте. Бу коллективка кушылуына әле ике ел гына, ләкин бер генә күнекмәне дә калдырмый ул.
Әлфия Халикова — сатучы, Флүрә Халикова бухгалтер булып, район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт салганнар. Фәүзия Аккөбәкова да заманында гөрләп торган Күчмә механикалаштырылган колонна предприятиесендә байтак еллар эшләп, шуннан хаклы ялга киткән. Галия Хәкимованың хезмәт стажы — 35 ел, шуның 25 елын ул Саклык банкында бухгалтер булып эшләде. Венера Әминева да биредә клуб ачыл­ганнан бирле.
Юкка гына “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” димәгәннәр. Спорт белән шөгыльләнү беркемгә дә комачауламый. Гомумән, иң шәп ял – ул спорт. Сынап карагыз! – ди апалар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас