+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
22 Май 2021, 09:20

Уфада көрәшчеләр җыелачак

11-23 августта Уфада үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге узачак.

11-23 августта Уфада үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге узачак.

Уфага үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенә 11-23 августта беренче тапкыр дөньяның 65 иленнән 1500 тирәсе көрәшче киләчәк. Бу хакта Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында хәбәр итте.

– Бу үсмерләрнең иң яхшылары инде өч елдан Парижда узачак олимпиадада үз илләре данын яклаячак, - диде Михаил Мамиашвили. - Уфалылар һәм шәһәр кунаклары бу җәйдә һәр көрәшченең көченә һәм җитезлегенә үзләре дә инана алачаклар.

Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов сузләренә караганда, беренчелек "Уфа-Арена"да үтәчәк. Башкортстанның Русия җыелма командасы составына берничә кандидат җибәрү мөмкинлеге бар.

– Без шулай ук 11-15 августта юниорлар беренчелеге алдыннан грэплинг буенча чемпионат уздыруга ирештек, – дип хәбәр итте Руслан Хәбибов. – Моннан тыш, 4-6 июньдә Уфа спорт көрәше буенча Русия спартакиадасын кабул итәчәк, анда нәкъ менә дөнья чемпионатына ил җыелма командасы әгъзаларын билгеләячәкләр.

- Уфадагы турнирларга юбилей датасы аерым символизм өсти. Быел Русия спорты легендасы Иван Поддубныйның тууына 150 ел тула, – дип хәбәр итте "Росконгресс "РК-Спорт " фондының спорт платформасы генеральный директоры Сергей Москвитин. - Шуңа күрә без русиялеләр һәм чит ил кунаклары Уфада дөнья беренчелеген истә калдырсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Без сувенирлар, уңайлы сайтлар, навигация өчен мобиль кушымталар әзерлибез. Без инде барлык эре федераль һәм халыкара мәйданчыкларда да акцияләр үткәрә башлыйбыз, шуларның берсе – Петербург халыкара икътисади форумы.

Башкортстан Башлыгы Туризм буенча дәүләт комитетына «РК-Спорт» белән уртак эшкә кушылырга кушты.

– Бүген республикада 8 меңнән артык кеше спорт һәм билбау көрәше белән шөгыльләнә. Без нәкъ менә Уфаны спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген уздыру урыны итеп сайлаулары белән горурланабыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу ярышларны без югары дәрәҗәдә оештырачакбыз. Ә берничә елдан соң Уфада "Көрәш сарае" төзиячәкбез. Дүрт катлы зур бинада барлык көрәш стильләре спортчылары өчен урын җитәрлек булачак.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас