11 майдан 24 майга кадәр Португалиянең Фуншал шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында йөзү буенча Европа чемпионаты уза.
Русия җыелма командасы составында Башкортстан йөзүчеләре чыгыш ясады, алар өйләренә 16 медаль алып кайта.
Паралимпия резервы спорт адаптив мәктәбе спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
Андрей Николаев: Алтын медаль - 400 метрга ирекле стиль белән йѳзүдә Русия рекорды, 4х100 катнаш эстафетада алтын медаль, 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә көмеш медаль, 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә көмеш медаль;
Богдан Мозговой: 4х100 м катнаш эстафетада алтын медаль һәм дөнья рекорды, 4х100 кроль эстафетасында бронза медаль, 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә бронза медаль, 100 метрга аркада йөзү буенча алтын медаль, 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә бронза медаль;
Артур Сәйфетдинов: 4х100 м катнаш эстафетада көмеш медаль;
Анна Крившина: 4х100 м катнаш эстафетада көмеш медаль, 4х100 кроль эстафетасында бронза медаль, 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә бронза медаль, 100 метрга аркада йөзү буенча көмеш медаль, 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль;
Аделина Разетдинова 100 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль.
Аларны социаль челтәрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров котлаган.
"Ярышларда 40тан артык Русия йөзүчесе катнаша. Чемпионат стартына дөньяның 47 иленнән барлыгы 400дән артык спортчы чыкты. Безнең Паралимпия резервы спорт адаптив мәктәбе спортчылары Русия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте! Тренерларны һәм спортчыларны котлыйм", - дип язган ул.