ГТО нормативларын тапшыручыларга төрле ташламалар булырга мөмкин.
Башкортстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын тапшыру буенча 68 үзәк эшли. Бу - Идел буе федераль округында икенче күрсәткеч. Бу статистиканы төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә белдерде. Министр сүзләренчә, рейтингтагы мондый хәл республика потенциалына һәм аның мөмкинлекләренә туры килми. Нәкъ менә Уфада быел 12-16 майда хезмәт коллективлары арасында III Бөтенрусия ГТО фестивале узуы очраклы хәл түгел.
Руслан Хәбибов ГТО комплексын гамәлгә кертү һәм пропагандалау буенча төбәк муниципалитетлары арасында Стәрлетамак, Караидел һәм Яңавыл районнары лидерлар булуын билгеләп үтте. Министр республиканың күрсәткечләрен арттыру өчен аларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм таратырга өндәде. Монда министрлык хезмәткәрләре дә ярдәм итә ала.
Быел ГТО комплексын гамәлгә ашыру буенча Русиянең иң яхшы 20 төбәге исемлегенә керергә сынау үзәкләре санын арттыру да, гамәлдәге хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү дә, урыннарда, шул исәптән хезмәт коллективларында, агитация үткәрү дә ярдәм итәргә тиеш. Руслан Хәбибов гражданнарның ГТО нормативларын тапшыруга кызыксынуын дәртләндерергә тәкъдим итте: театрларга, музейларга, кинотеатрларга йөрүгә ташламалар системасын эшләргә кирәклеген белдерде. Радий Хәбиров Башкортстанда ГТО комплексын гамәлгә кертү өлкәсендә эшне көчәйтергә кушты.