+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 Май 2021, 09:17

Спортка игътибар арта

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының чикләре киңәя.

Русия Президенты указын үтәү йөзеннән 2014 елдан Башкортстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы гамәлгә ашырыла. Комплекс кысаларында яшь буенча 11 төркемдә спорт нормативларын тапшыру каралган, бу 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк.
Республиканың теләсә кайсы кешесенә ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен берничә адым ясарга кирәк. Беренчедән: ГТОның рәсми сайтында теркәлү - www.gto.ru; икенчедән - медицина рөхсәте алу; өченчедән - ГТО тестлаштыру үзәкләрендә сынаулар үткәрү (теләсә кайсы шәһәрдә яисә районда).
Бүгенгә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларында 68 тест үзәге төзелде. Әлеге күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында икенче урында торабыз.
Үткән елда Башкортстанда ГТО комплексы нормативларына тест үткәрүдә катнашкан кешеләр саны 56 954кә җитте. ГТО нормативларын шушы елның 1нче кварталында сынауда 11 543 кеше катнашты. Узган елда Русия Спорт министрлыгы һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы боерыклары нигезендә 9 548 алтын, 9 661 көмеш, 8 986 бронза билге тапшырылды.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык киңәшмәдә Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов халыкның спортка игътибары артуын билгеләде.
Фото: yeshlek.rbsmi.ru
Читайте нас