28 майда Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров капиталь ремонт бара торган «Спартак» шәһәр стадионында булды.
Спорт объектын 1980 елда сафка бастырганнар. Аның территориясендә 400 метрлы йөгерү юлы, ясалма өслекле футбол кыры, 4000 урынлы трибуналар бар. Стадион базасында җиңел атлетика, футбол, полиатлон бүлекләре, шулай ук шахмат клубы урнашкан.
Төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен төзүчеләр стадионга капиталь ремонт ясыйлар, аның кысаларында йөгерү юлы һәм трибуналардагы эскәмияләр алмаштырылган, прожекторлар белән яктырту мачталары урнаштырылган, видеокүзәтү системасы монтажланган, минифутбол өчен кырны төзекләндергәннәр. Санүзәкләр һәм чишенү-киенү бүлмәләрен ремонтлау дәвам итә.
Стадион мәйданында Башкортстан Башлыгы ибредәге «Спартак» футбол клубы спортчылары белән аралашты. 2021 елда команда, Русия беренчелегендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче һөнәри клуб статусын алып, лицензияләүне узды.
Команданың барлык уенчылары - Башкортстан футболында тәрбияләнүчеләр. Башкортстан чемпионатында һәм Кубогында клубны ике команда – «Спартак-Дубль» һәм «Спартак-Юниор» командалары тәкъдим итә. Икесе дә турнирда алдынгы позицияләрдә. Радий Хәбиров уенчыларны уңышлары белән котлады.
Башкортстан Башлыгы шулай ук республика Хөкүмәте һәм Туймазы районы хакимияте командалары арасында "Туймазы-Арена" универсаль боз спорт комплексында узган иптәшләрчә хоккей матчында катнашты.
Фото: glavarb.ru