Башкортстанда Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен иптәшләрчә футбол матчы белән билгеләп үттеләр.
1 июльдә, Русиядә билгеләп үтелә торган Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең иҗтимагый советы әгъзасы Рөстәм Әхмәдинуров башлангычы белән генерал-майор Марат Мәһәдиев җитәкчелегендәге «Ватан» дәүләт хезмәткәрләре клубы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов җитәкчелегендәге «Шурави» хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы арасында футбол буенча традицион иптәшләрчә матч узды.
Команда уенчылары арасында ФСБ, Генпрокуратураның төбәк ведомстволары вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре бар иде.
Уенчыларны Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов сәламләде, ул спортчыларга яхшы уен теләде һәм катнашучыларны истәлекле бәйрәм белән котлады.
Фото: Спорт министрлыгы