-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 июль 2021, 20:30

Безнекеләр булдыра!

Уфа шпагачысы Полина Хәертдинова фехтование буенча V Русия Яшьләр спартакиадасында бронза медаль яулады.  

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Кичә Саратовның "Кристалл” спорт комплексында шпагачы кызлар арасында фехтование буенча V Русия яшьләре спартакиадасы узды.

Өченче урынны анда Башкортстаннан Полина Хәертдинова яулады. Аның белән бергә 3нче урынны мәскәүле Анна Дзюнова бүлеште. Мәскәү өлкәсеннән Ирина Селина мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде, Мәскәүдән Милен Бавуге Хабимана икенче булды.

Русия яшьләренең V җәйге спартакиадасы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Җәй дәвамында — 15 майдан 29 августка кадәр - илнең 13 төбәге территориясендә Спартакиаданың III (финал) этабы кысаларында спортның 41 төре буенча ярышлар уза. Аңа кадәр I һәм II этапларның төбәк һәм төбәкара сайлап алу ярышлары узды. Финал этабында 14 меңнән артык спортчы һәм тренер катнаша.

#СпортБашкортостана #СпортНормаЖизниРБ #поводгордиться #правительстворазвития

Фото: vk.com/minsport_rb?w=wall-27818944_27263

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: