+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 июль 2021, 17:52

"Һәр районда бассейн булырга тиеш..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә республикада спорт объектларын төзү турында язма бастырган.

"Һәр районда бассейн булырга тиеш..."
"Һәр районда бассейн булырга тиеш..."

"Ниһаять, Шаран авылында күптән көтелгән ФОК төзелешендә эшләр яңадан башланып китте. Намуссыз подрядчы белән безгә дәүләт контрактын өзәргә һәм барысын да яңадан башларга туры килде.

Яңа ФОКта озак көтелгән бассейн булачак, әле районда ул юк. Төзүчеләр тулы күләмдә эшләргә керешәчәк. Барлык эшләрне дә бу ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштырабыз.

Быел шундый ук бассейннарны Хәйбулла, Куергазы һәм Федоровка районнары үзәгендә төзеп бетерәбез. Киләсе елда Кырмыскалы авылында, Авыргазы районы үзәге Толбазыда һәм Межгорье шәһәрендә төзи башлыйбыз.

Минемчә, республикабызның һәр районында бассейн булырга тиеш, спорт белән шөгыльләнергә, йөзәргә өйрәнергә кирәк", - дип язган Радий Хәбиров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: