-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 июль 2021, 22:27

"Боксны үстерүгә зур игътибар бирәбез..."

Башкорстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Инстаграмда"гы сәхифәсендә боксчыларны Халыкара бокс көне белән котлады.

"Боксны үстерүгә зур игътибар бирәбез..."
"Боксны үстерүгә зур игътибар бирәбез..."

"Бүген - Халыкара бокс көне. Барлык спортчыларны котлыйм! Үзем дә бу спорт төрен бик хөрмәт итәм һәм аның белән дә шөгыльләндем. Бокс түземлек, көч, үҗәтлек һәм нык булырга өйрәтә. Бу - эштә бик булыша торган сыйфатлар.

Мин безнең республиканың боксчылары белән горурланам. Алар бездә бик көчле. Русия һәм халыкара ярышларда да призлы урыннар алалар. Бүген Башкортстанда бокс буенча спорт мастерлыгына 124 кандидат, 14 спорт мастеры һәм 3 халыкара класслы спорт мастеры бар.

Боксны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Ярышларны уздырабыз, секцияләр ачабыз, Николай Валуев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе төзедек.

Сүз уңаенда, нәкъ менә бүген Уфа спортчысы Артур Собханкулов Мәскәүдә профессиональ рингта беренче тапкыр алыша. Әйдәгез, якташыбызга ярдәм итик һәм аның өчен бөтен республика белән җан атыйк!", - дип язган Андрей Назаров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: