Аделина Заһидуллина. Фехтование. Команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья (2016, 2019) һәм Европа ( 2016, 2019) чемпионы, I Европа уеннарында җиңүче һәм бронза призеры. Русиянең атказанган спорт мастеры. Беренче тренеры - Шагаева Ольга Михайловна. Аделина Олимпия уеннарына сайлап алуның барлык этапларын үткән.
Тимур Сафин. Фехтование. Уфаның 19нчы балалар һәм яшүсмерләр спорт һәм 5нче спорт профильле республика интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнгән. 2014 елда Башкортстан физик культура институтын тәмамлаган. Өч тапкыр Европа чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры. Узган Олимпия уеннарында ул команда ярышларында алтын һәм шәхси ярышларда бронза медаль яулады.
Алсу Минһаҗева. Ишкәкле слалом. Башкортстанның Илеш районы Илеш авылында туган. Бу спорт төре белән 2011 елның маенда шөгыльләнә башлаган. Ул байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча республика олимпия резервы мәктәбе шәкерте. Беренче тренерлары - Егорова Валентина Петровна һәм Волков Николай Сергеевич.
Александр Сергеев. Байдарка һәм каноэларда ишү. Тверь өлкәсендә туып-үскән, Башкортстанны 2013 елдан бирле тәкъдим итә, күп тапкырлар Русия, Европа һәм дөнья чемпионатлары чемпионы һәм призеры. Күп еллар дәвамында Русия җыелма командасы составында ил данын яклый. Тверь өлкәсенең спорт яратучы гаиләләренең берсендә туган һәм үскән. Гаиләнең барлык әгъзалары диярлек байдарка һәм каноэларда ишү белән шөгыльләнә.
Варвара Баранова. Байдарка һәм каноэларда ишү. Ульяновск өлкәсендә туып-үскән, 2012 елдан башлап Башкортстанның данын яклый. Аны командага тренеры Константин Худык тәкъдиме буенча кабул иткәннәр, ул да Ульяновск өлкәсеннән күчеп, безнең республикада тренер булып эшләде.
Фото: Башинформ