-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2021, 13:25

Елена Шмелева: “Башкортстанның “Авыл тренеры” программасы - иң яхшы башлангыч”

Уфага эш сәфәре белән килгән “Сириус” мәгариф үзәге җитәкчесе Елена Шмелева бүген Рима Баталова исемендәге Башкортстанның Спорт әзерлеге үзәгендә булды.

Елена Шмелева: “Башкортстанның “Авыл тренеры” программасы - иң яхшы башлангыч”
Елена Шмелева: “Башкортстанның “Авыл тренеры” программасы - иң яхшы башлангыч”
Бу үзәк - Башкортстанда иң зур спорт объекты, аның мәйданы 37 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Үзәк 2019 елның 10 июлендә ачылды, объект халыкара дәрәҗәдәге ярышларны уздыру өчен кирәкле стандартларга җавап бирә. Кунак өчен үзәк буенча экскурсияне Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов уздырды.

Очрашуда катнашучылар спорт мәгарифен үстерү перспективалары турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов катнаштылар.

- 2019 елда республика беренче санлы спорт төбәге булды. Бездә спортның күп төрләренә зур игътибар бирелә. Спорт легендаларыбыз бар. Күптән түгел безнең якташыбыз Тамара Тансыккужина халыкара шашка буенча дөнья чемпионы булды. Интеллектуаль яклап та артта калмыйбыз, - диде Александр Сидякин.

Елена Шмелева билгеләп үткәнчә, «Авыл тренеры» республика программасы «Бердәм Русия» программасына кертү өчен иң яхшы инициативаларның берсе дип танылды, әмма «Шәһәр мохите» кебек кайбер программалар спортны исәпкә алмый. Спорт объектлары программа белән каралмаган, әмма алар барлык шәһәр объектларына да кертелергә тиеш, диде ул.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: