+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2021, 11:02

"Физруки. Будущее за настоящим" тапшыруын күрми калмагыз!

Башкортстанның ике физкультура укытучысы федераль телеканалдагы тапшыру геройлары булды.

"Физруки. Будущее за настоящим" тапшыруын күрми калмагыз!
"Физруки. Будущее за настоящим" тапшыруын күрми калмагыз!

Бу шимбәдә, 24 июльдә, 14.10 сәгатьтә "НТВ" телеканалында "Физруки. Будущее за настоящим" документаль тапшыруының җиденче чыгарылышы күрсәтеләчәк. Программа эфирында Русия шоумены һәм актеры Олег Верещагин ил икътисады өчен иң мөһим төбәкләрнең берсенә - Башкортстанга килә. Алып баручы мәктәпләрдә эшләүче физкультура укытучылары Фәнзилә Крестьянинова һәм Эдуард Габдрахманов белән танышачак.

Тапшыруда Уфаның 25нче урта мәктәбе укытучысы Эдуард Тәлгать улы үзе белән таныштырачак. Ул - грек-рим көрәше буенча спорт мастеры. Физкультура дәресләрендә ул малайларны һәм кызларны үз-үзен саклау алымнарына өйрәтә, балаларның чыдамлыгын һәм координациясен үстерә. Программа эфирында Эдуард Тәлгать улы үзенең беренче җиңүе, әти-әнисе һәм гаиләсе турында сөйләячәк.

Башкортстанның Павловка авылында бер генә мәктәп бар, анда 505 бала укый. Балалар белән физкультура дәресендә Фәнзилә Әнгам кызы шөгыльләнә. Аның раславынча, физкультурада төрлелек мөһим, шуңа күрә бу ханым дәресләрдә балаларны волейбол уйнарга, чаңгыда йөрергә өйрәтә, хәрәкәтчән уеннар һәм эстафеталар оештыра. Фәнзилә Әнгам кызына 42 яшь, ә аның физкультура укытучысы булып эшләү стажы инде 25 ел. Тапшыруда ул мәктәпкә эшләргә беренче тапкыр ничек килүе, үз тормышын спорт белән бәйләве һәм шуның ярдәмендә гаилә коруы турында сөйләячәк, шулай ук Олег Верещагин һәм үзенең укучылары белән гимнастика дәресе үткәрәчәк.

Тапшыруны күрми калмагыз!

Фото: ntv.ru сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: