+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2021, 12:28

"Русиянең һәр спортчысы өчен җан атачакбыз..."

Башкортстанның спорт министры Олимпия уеннарында катнашучы якташ спортчылар һәм республикада үтәчәк яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге турында сөйләде.

"Русиянең һәр спортчысы өчен җан атачакбыз..."
"Русиянең һәр спортчысы өчен җан атачакбыз..."

- Олимпиадада катнашу - бу инде уңыш. Узган Олимпия уеннарында бездән 4 спортчы катнашса, агымдагы елда республикадан 5 спортчы көч сынашачак. Шуңа күрә без моны спортчыларыбызның һичшиксез уңышы дип саныйбыз. Без алар өчен җан атачакбыз, - диде министр.

Олимпия уеннарына эләгү өчен беренчел исемлектә Башкортстаннан бадминтончылар һәм каратэ вәкилләре дә булган. Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, спортның һәр төре буенча сайлап алу системасы Халыкара федерация тарафыннан раслана һәм ул спортның һәр төре өчен төрлечә. Әлбәттә, бадминтончылар яхшы нәтиҗә күрсәтте. Тик Европада иң яхшысы булу - Олимпия уеннарына эләгү дигән сүз түгел әле. Каратэ вәкилләренә дә шулай ук бераз осталык җитмәде. Әмма бу спортчыларның киләчәге алда.

Шулай ук, министр Олимпия уеннарында катнашучы спортчыларыбыз турында сөйләде. Тимур Сафин һәм Аделина Заһидулина фехтованиедә дөньяда алдынгы урыннарда. 2016 елда узган Олимпия уеннарында Тимур алтын һәм бронза медальләр яулады. Ә Аделина әлеге вакытта дөнья рейтингында җиденче урында бара. Шуңа алар бу ярышта медальләр яуларга мөмкин, дип саный министр.

Ишкәкле слаломга, байдарка һәм каноэларда ишүгә килгәндә, анда да спортчыларыбыз көчле. Алсу Минһаҗеваны алсак, безнең илдә аңа тиңнәр юк. Шулай ук, спорт министры республикада тиздән көймәдә ишү каналы төзеләчәге турында белдерде. Бу проект буенча барлык документлар эшләре төгәлләнеп килә.

- Без республиканың гына түгел, Русиянең һәр спортчысы өчен җан атачакбыз, - дип билгеләр үтте ул.

Шулай ук, Руслан Хәбибов Паралимпия уеннарына да тукталды. Әлеге вакытта республиканың Спорт әзерлеге үзәгендә Русия спортчылары шөгыльләнә. Алар арасында республикадан 12 вәкил дә бар. Алар йөзү, фехтование һәм өстән теннисы буенча ярышларда катнашачак.

Республикада үтәчәк яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге турында да сүз барды.
- Без бу ярышлардан мондый ихтыяҗны көтмәгән идек. Бүгенге көнгә 54 илдән 1222 спортчы теркәлгән. Безнең илдән иң күп спортчылар - 100. Икенче урында АКШ - 70, өченче урында - Казахстан. Әмма теркәү әле дәвам итә, - дип сөйләде Руслан Хәбибов.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: