-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2021, 18:42

Якташыбыз Олимпия уеннарында ил данын яклый

Мәгълүм булуынча, бүген Япониянең Токио шәһәрендә XXXII җәйге Олимпия уеннары старт ала. Бу чара 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Безнең республикадан анда 5 спортчы катнаша. Алар арасында Илеш районының Илеш авылында туып-үскән Алсу Минаҗева да бар.

Якташыбыз Олимпия уеннарында ил данын яклый
Якташыбыз Олимпия уеннарында ил данын яклый

Бик еш кына без хатын-кызны чибәр, ягымлы, нәфис, шул ук вакытта, көчсез зат итеп күзаллыйбыз. Әмма шушы гүзәлләребез арасында да көчлеләр бар. Андыйлар кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, физик хезмәтне үз итә. Аллаһы Тәгалә аларга зифа буй-сын, мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, кыюлык, максатчанлык биргән.Спортның Олимпия төре булган ишү слаломы буенча Башкортстан, Русия һәм дөнья ярышларында гел җиңүләр яулаган спорт мастеры Алсу Минаҗева - нәкъ шундыйлардан.Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала бит ул. Илеш районының Илеш авылында гап-гади укытучылар гаиләсендә туган кыз үзенең тәвәккәллеге, житезлеге белән шундый үрләр яулармын дип уйлады микән?! Мөгаен, юктыр.Алсуның балалык еллары Кадер авылында үтә. Бераздан гаилә район үзәге Югары Яркәйгә күченеп килә. Биредә ул укуын дәвам итә һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Ә инде Уфага күчкәч, республиканың каноэ һәм байдаркада ишү буенча махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри һәм спортның Олимпия төре булган ишү слаломы белән шөгыльләнә. Беренче тренерлары В. Егорованы, Н. Волковны рәхмәт сүзләре белән искә ала Алсу. 2013 елда ул республика җыелма командасы составында әлеге спорт төре буенча Бөтенрусия ярышларында 5 тапкыр призлы урын яулый.Кызга беренче җиңүне Алтай Республикасында Русия беренчелегенә 17 яшькә кадәр спортчылар арасында үткән ярыш китерә. Ул каноэ команда ярышында – беренче, шәхси узышта – икенче, шулай ук, Русия чемпионатында шушы ук спорт төрендә команда ярышында икенче урын ала. Мәктәптә дә сынатмый кыз: уку отличнигы була.2013-17 елларда ул Русиянең яшүсмерләр җыелма командасы составында чыгыш ясый, спорт мастеры булуга ирешә. Бу вакытта аңа — нибары 16 яшь! 2017 елда өметле кызны Русия җыелма командасы составына алалар.Бүгенге көндә Алсу Минаҗева ялгыз-каноэ (С-1), ялгыз байдарка (К-1), хатын-кызлар арасында каяк-экстрим, каноэ-микст классларында чыгыш ясый һәм аның исеме Русия, Европа, дөнья чемпионатлары жиңүчеләре арасында еш яңгырый. Бүген ул - билгеле спортчы. Олимпия уеннарында ул ишкәкле слалом спорт төрендә Русия данын яклаячак.

Алсуның тренеры Валентина Егорова әйтүенчә, кызның Олимпия уеннарында медаль яулар өчен барлык сыйфатлары бар.

- Алсу Олимпия уеннарында медаль алу өчен күп еллар эшләде. Бу спорт төрендә очраклы хәлләр күп, шуңа барлык спортчы да җиңәргә мөмкин. Биредә Алсуга спорт сыйфатларын гына түгел, характерын да күрсәтергә кирәк. Мин аның уңышка ирешүен телим. Ул инде дөнья кубогы этапларында медальләр яулады һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүенә ышанам һәм аның өчен җан атып торачакмын, - диде ул.

Алсуның ягымлы йөзенә, нәфис буй-сынына карагач, анда шулкадәр көч, гайрәт булуына ышанып та бетмисең. Әлбәттә, һәр спорт төре үзенчә катлаулы – якташыбызга да мондый зур унышларга ирешү жиңел генә бирелмәгәндер. Жиңү шатлыгын кичерү өчен искиткеч күп тырышлык кирәк. Гомумән, спорт мастеры Алсу Минаҗева — күпләргә үрнәк. Без аңа Олимпия уеннарында уңышлар теләп калабыз!

Алсу Минаҗеваның спорт үрләре:

* 19-24 яшьлек спортчы хатын-кызлар арасында Русия беренчелегендә күп тапкыр җиңүче һәм призер;

* хатын-кызлар арасында каноэ, байдарка һәм экстрим слалом классларында Русия кубогы, Русия чемпионатында шәхси һәм команда ярышларында күп тапкыр призер;

* хатын-кызлар арасында каноэ классында ике тапкыр Русия кубогы иясе (2018-19 еллар);

* хатын-кызлар арасында каноэ классында ике тапкыр Русия чемпионы (2017, 2019 еллар);

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында байдарка классында команда ярышында Европа беренчелегендә бронза призеры (Солкан, Словакия, 2016);

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ классында команда ярышында дөнья беренчелегендә алтын медаль иясе (Краков, Польша, 2016);

* 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ-микст классында дөнья беренчелегендә алтын медаль иясе (Братислава, Словакия, 2017);

* каяк-экстрим классында Дөнья кубогының бронза призеры (Микулаш, Словакия, 2018);

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ классында дөнья беренчелегенең (Краков, Польша, 2016), Европа чемпионатының (Тацен, Словения, 2017), Европа беренчелегенең (Братислава, Словакия, 2018) финалисты;

* 2019 елда Алсу 24 яшькәчә булган спортчылар арасында каноэ классында шәхси беренчелектә дөнья беренчелегендә (Краков, Польша) көмеш медаль алса, каяк-экстрим классында Дөнья кубогының беренче этабында (Лондон, Бөек Британия) җиңүче була.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: