+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июль 2021, 09:26

"Җанатарларның зур ярдәмен тоям..."

Русия Олимпия җыелма командасы әгъзасы, Башкортстанда туып-үскән Илеш кызы Алсу Минһаҗева байдаркада ишү буенча ярымфиналга әзерләнә. Бу хакта спортчы кичә "Уфа – Токио. Олимпиада-2020" брифингында катнашкан вакытта сөйләде.

"Җанатарларның зур ярдәмен тоям..."
"Җанатарларның зур ярдәмен тоям..."
"Токиода ишү каналы миңа ошый. Мин анда 2019 елда булдым. Хәзер без ковид аркасында бераз кысык шартларда торабыз, Олимпия авылын ташлап, шәһәргә чыга алмыйбыз. Кыскасы, шәһәрне күрмәдем, — дип уртаклашты ул. - Һава торышына килгәндә, хәзер җил, әмма иртәгә безгә тайфун килеп җитәр дип вәгъдә итәләр. Мондый форс-мажорлар була, бу сирәк күренеш түгел, мин аларга тыныч карыйм, мондый хәлләргә һәрвакыт әзер.

Алсу туганнары һәм дуслары белән элемтәдә тора, мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша языша, барысына да җавап бирергә тырыша.

Спортчы байдаркада ярымфиналга әзерләнә. Моңа кадәр аның квалификациядә ике узышы булды. Алсу беренче узыш вакытында дулкынлануын белдерде, ә икенче омтылыш вакытында ышанычлырак, тыныч кына баруын, вакытын яхшырта алуын әйтте.

- Җанатарларның зур ярдәмен тоям. Барысын да күрәм, миңа барысы да социаль челтәрләрдә язалар. Җавап бирергә тырышам. Бу бик илһамландыра", - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: