+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июль 2021, 14:14

Бу медальне без 25 ел көттек!

Токиода үтүче Олимпия уеннарында русияле йөзү буенча соңгы 25 ел эчендә беренче тапкыр алтын медаль яулады.

Бу медальне без 25 ел көттек!
Бу медальне без 25 ел көттек!

Евгений Рылов, 100 метрга аркада йөзүдә җиңеп, Русия җыелма командасы өчен Олимпия уеннарының алтын медален яулады. Бу хакта "РИА Новости" басмасы хәбәр итә.

Спортчыбыз, Европа рекордын куеп, 100 метрны 51,98 секундта йөзеп үтте. Көмеш медальне дә Русия спортчысы Климент Колесников (52,00) алды, бронза медальгә америкалы Райан Мерфи (52,19) лаек булды.

Соңгы тапкыр Русия йөзүчеләре 1996 елда Атлантада узган уеннарда алтын медаль яулаган. Ул чакта Александр Попов ирекле стиль белән 50 һәм 100 метр дистанцияләрдә югары пробалы медальгә лаек булды, ә Денис Панкратов баттерфляй стилендә 100 һәм 200 метрга йөзүдә җиңү яулаган иде.

Әфарин егетләр! Булдырдыгыз!

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: