"Уфада гимнастика үзәген төзүне дәвам итәбез. Ул инде 65 процентка әзер, барлык эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштырабыз. Хәзерге вакытта бинада эчке эшләр белән шөгыльләнәләр, электромонтаж эшләре алып барыла. Объектның гомум бәясе – 786 миллион сум, шуның 450 миллион сумы - федераль бюджеттан.
Яңа гимнастика үзәгендә күнегүләр, гимнастика заллары, хореография залын эшләүне тәмамлыйбыз. Тамашачылар өчен трибуналар да урнаштырачакбыз.
Башкортстанда спорт гимнастикасы белән 500дән артык кеше шөгыльләнә, нәфис гимнастика белән -1300.
Мондый дәрәҗәдәге үзәк безнең спортчыларга көндәлек күнегүләр өчен бик кирәк, биредә төрле дәрәҗәдәге ярышларны да үткәрергә планлаштырабыз", - дип язган ул.